«Сөйлиләр икән, димәк, дөрес эшлим»

Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшинның хатыны Инзилә социаль челтәрдәге битендә язылучыларның сорауларына җавап бирде.

Ул ире белән танышуы, аның эше гаилә тормышына ничек йогынты ясавы һәм кызның хейтерларга мөнәсәбәте турында сөйләде.

Элвин Грей тәхәллүсе белән танылган Радик Юлъякшин еш кына гастрольләрдә була. Инзиләгә беренче сорау — ире Башкортстан һәм Татарстан шәһәрләре буйлап йөргәндә аңа ялгыз булу авырмы?

— Юк. Ул өйдә булганда, без бергә вакыт үткәрәбез, бер-беребезгә игътибар бирәбез. Бергә нидер эшлибез. Ул эшкә киткәч, мин күбрәк үз эшләрем белән шөгыльләнәм, — ди ул.

Язылучылар парның танышу темасына кагылды һәм Радикның аны нәкъ менә нәрсә белән җәлеп иткәнен сорады. Байлыкмы, уңышмы? Инзилә ни өчен күпләрне акча кызыксындыруына гаҗәпләнә.

  • Тормышта акча гына мөһим түгел. Ә Радикта мин өч сыйфатны аерып күрсәтәм: җаваплы һәм ышанычлы, намуслы һәм кешелекле, максатчан, — ди Юлъякшина.

Ул шулай ук тискәре шәрехләргә мөнәсәбәте турында белдерә. Инзиләнең социаль челтәрләрендә 100 меңнән артык язылучысы бар.

  • Башта борчылдым. Җиңел булмады! Бигрәк тә, әти-әниемә минем һәм алар турында төрле пычраклар язганда. Радикка бу хакта әйттем. Хәзер барысы да гади: игътибар итмим. Әти-әниләрдә дә   иммунитет. Әгәр сөйлиләр икән, димәк, дөрес эшлим. Дөрес булмаса да, бу минем тормышым, — дип билгели кыз.

Аның сүзләренчә, реаль тормышта ул хейтерлар белән очрашмаган.

Инзилә Фәтхетдинова Ижевскида туган һәм визажист булып эшләгән. Элвин Грей белән ул 19 яшендә, җырчының Удмуртиядә гастрольләре вакытында таныша. Радик дуслары янына килгән, анда кыз няня булып эшләгән. Ул вакытта икесе дә ялгыз булмаган, шуңа күрә алар бер елдан соң, артист янә күрше төбәккә килгәч һәм үзенә ошаган кызны искә төшергәч кенә очраша башлаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-12-05/s-ylil-r-ik-n-dim-k-d-res-eshlim-4038529

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле