«Ике кызымны ялгыз үстерәм хәзер… Кияүгә чыгарга тәкъдим итүче сөяркәләрем дә күп…»
Әле, моннан тыш, миңа кул күтәрергә дә кыенсынмый, көнләп, җанымны ашый иде. Миңа телефоннан сөйләшергә дә, эштән берничә минутка соңлап кайтырга да ярамый иде. Кул күтәрә дип, кыйнап чыгып киткән чаклары да булгалады инде… Янәсе, мин әллә кемнәр белән йөрим икән. Түздем. Бик озак түздем. Ә соңыннан чыннан да «йөри» башладым. Юкка кыйналганчы, барга кыйналдым. Аерылышу турында да күп уйладым. Әмма балаларны әтисез итәсем килмәде.
Бер көнне ирем һәлак булган. Кем беләндер эчеп утырганда өйләрендә янгын чыккан. Икесе дә исерек булганлыктан, чыга алмаганнар.
Бу хәлләрдән соң сөяркәләрем берничә тапкыр миңа кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Балаларыма бик яхшы мөнәсәбәттә булганнары да бар иде. Ә менә минем башкача ир-егет белән яшисем килми. Үткәннәр өчен дә үкенмим, парлап яшисем дә килми. Хәтта сөяркәләрем белән дә сирәгрәк очраша башладым. Балаларны үзем генә үстерәм, читтән бер ярдәм дә юк. Ә миңа бит әле 39 гына яшь! Ир-егетләргә карата барлыкка килгән бу салкынлык берәр кайчан юкка чыгар микән? Кызлар үсеп чыгып киткәч, ялгыз калачакмын бит».
Хат авторына, әлбәттә, гаилә бәхете телисе килә. Ә чынында күңелдә шундый бушлык булгач, икенче ярыңны очрату мөмкинме соң? Үтәме ул халәт? Комментарийларда үз фикерләрегезне языгыз, дуслар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-12-05/ir-egetl-rg-h-zer-n-fr-t-bel-n-karyym-4039231 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday