Россия Социаль фонды пенсия түләүләре турында мөһим аңлатма белән чыккан. Биредә сүз пенсиянең 3 төре: иминият, дәүләт һәм социаль пенсия турында бара. Барысы да инвалидлар өчен билгеләнгән, тик алу шартлары бер-берсеннән аерыла.
Инвалидлык буенча иминият пенсиясенә дәгъва кылу өчен рәсми төстә бер көнлек эш стажы да җитә. Ә инде стаж бөтенләй юк икән, дәүләт инвалидык буенча социаль пенсия билгели. Әйтергә кирәк, социаль пенсия алучыларның 50 проценты чамасы – инвалид балалар яки балачактан инвалид калучылар.
Дәүләт пенсиясен алучылар аерым категориягә керә. Аларга хәрби хезмәт вакытында, галәм очышларына әзерләнгәндә яки галәмгә очканда, радиация яисә техноген һәлакәтләр сәбәпле инвалид калучылар керә. Икеләтә пенсия алуга хокуклы гражданнар да бар. Болар – Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм хәрби хәрәкәтләрдә җәрәхәтләнгән кешеләр. Алар бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясен һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясен ала.
Иминият пенсиясен һәм инвалидлык буенча социаль пенсия алучылар, пенсия яшенә җиткәч, пенсиянең яңа төренә исәп тота ала. Мөһим шарты – тиешле пенсия коэффициентларына һәм стажга ия булу. Бу очракта аларга картлык буенча элекке пенсиясенә тигез яки аннан артыграк күләмдә пенсия билгеләнә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157693/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday