Гөлназ Сираеваның тормышында зур үзгәрешләр көтелә

Җырчының никах туена әзерләнеп йөргән көннәре икән. Тормышындагы яңа этап башланачагы турында ул үзенең сторисларында хәбәр итте.

Әле шушы көннәрдә генә Гөлназ Сираева үзенең сөйгән ярын да күрсәткән иде. Җырчы егетенең үзеннән яшьрәк булуын, бу мөнәсәбәтләргә озак карышуын да яшереп тормады.

Сөйгәне белән Гөлназ инде бик күптәннән бергә, дип фаразларга була. Егете аңа кияүгә чыгарга тәкъдимне инде 2023 ел башында ук ясаган иде. Бик озак уйлаганнан соң, ниһаять, Гөлназ ныклы карарга килгән. Сторисларыннан аңлашылганча, никах мәҗлесе шушы көннәрдә көтелә

чыганак: https://intertat.tatar/news/golnaz-siraeva-kiyauga-cyga-5869985

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле