Татарстанда шөреп боргыч аркасында 51 яшьлек ир-ат тереләй янып үлгән

Мәрхүмнең идәндә шәүләсе генә калган.

Кичә Алабуга шәһәрендә биш катлы йорт фатирында кухня гарнитурына ут капкан. Бу вакытта фатир хуҗасы – 51 яшьлек ир-ат йоклап яткан булган. Бичара шунда гарнитурдан чыккан зәһәр төтеннән һәлак булган. Төтенне нибары биш тапкыр иснәве аны үлемгә китергән. Фатирда чыккан янгынны сүндерүгә сигез коткаручы һәм өч берәмлек техника җәлеп ителгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе электр җиһазыннан, тәгаенләп әйтсәк, шөреп боргычтан дөрес файдаланмауга бәйле. Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсеннән кисәтелгәнчә, фатирга янгын сүндерүне кисәтү турында сигнал бирүче прибор урнаштырылса, фаҗигагә юл куелмаган булыр иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158059/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле