Җырчы Гүзәл Уразова автор-башкаручы, шагыйрь, язучы Зөлфәт Хәкимнең иң популяр җырларының берсе булган «Нәрсә булды сиңа бүген» җырын башкарып, видео яздырган булган.
Тик Гүзәл җырның көй һәм сүз авторыннан рөхсәт сорап тормаган икән. Шул сәбәпле, проблемаларга юлыккан.
«Бу җырны интернет киңлекләреннән хуҗалары алып атарга кушканнар иде. Болай гына басып җырлап куйган идем. Ярамый икән… Соңрак шалтыратып, башка челтәрләргә таралган видеоларны да алып ташларга куштылар. Мин ул аккаунтларга хуҗа түгел бит. Һәрберсенә үзем үтенеп язып чыксам гына инде…» – дип аптырашын белдерә Уразова.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—