Волгоград өлкәсенең Михайловка шәһәрендә 44 яшьлек хатын-кыз гидрофобия чире белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән: су күргәндә яки аның турында уйлаганда, пациентканың көчле өянәге башлана, су эчәргә тырышкан саен, ул паникага бирелә. Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый симптом – организмда котыру чире нәтиҗәсе.
Хатын-кызны күптән түгел төлке тешләгән. Аны берни дә борчымаган, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Пациентканы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар, ләкин соң була, авыру организмда таралып өлгерә. Берничә көннән хатын-кыз үлгән.
Гидрофобия котыру авыруы йоктырган кешеләрдә еш күзәтелә. Кешеләр судан курка башлый, хәтта эчә дә алмый башлыйлар. Ә сусауларын басарга тырышканда, аларны көзән җыера, паника басып ала, һәм бугаз мускуллары тартыша башлый. Шуның аркасында зарарланган организм кибә башлый.
чыганак: https://t.me/shot_shot/75110 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday