Боларны белеп торырга кирәк.
- Пицца өстенә куйган яшел тәмләткечләр тәмен һәм төсен югалтмасын өчен, аны алдан үсемлек маена манып алырга кирәк…
- Пешергәндә макарон һәм спагетти ябышмасын өчен, кайнап торган суга бераз үсемлек мае тамызыгыз.
- Пешергәндә, суга берничә тамчы серкә өстәсәң, бәрәңге кабыгы ярылмый (кабыклы бәрәңге).
- Берничә тырнак сарымса салсаң, бәрәңге тәмлерәк булып пешә.
- Туралган суганны тоз сибелгән тәлинкәгә салып куйсаң, тәмле тора.
- Тоз савытына дөге бөртекләре салсаң, тоз дым тартмый.
- Сөттә эретелгән горчица суда эреткәнгә караганда яхшырак саклана, кипми.
- Чистартылган алмалар караймасын өчен, аларны бераз тозлы салкын, суга салып торалар (салатлар өчен).
- Йомырка түгәрәк очы белән өскә таба торганда яхшырак саклана.
- Пычакларны кайнар су белән юарга киңәш ителми, алар алай тупаслана.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-12-13/ash-su-b-lm-send-kir-kle-ki-shl-r-4052044 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—