Хабаровскида яшәүче хатынның ялгыш 16 тешен суырып алганнар. Ул бер миллион сумнан артык компенсация алуга ирешкән, дип хәбәр итәләр край прокуратурасында.
Ведомство мәгълүматы буенча, 2023 елның октябрендә ул тешләрен дәвалар һәм протезлар өчен стоматология клиникасына мөрәҗәгать иткән. 16 тешен суырып алгач, ханымга протезлар куйганнар. Күп тә үтми пациент хатынның өзлегүләре башланган. Ул бик нык авыртынган. Авыру сүзләренчә, ул протезлар куйдырган стоматология клиникасына берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма проблеманы берсе дә төзәтергә тырышмаган, ә авыз куышлыгындагы уңайсызлык тойгысы арткан гына.
Аптыраган хатын икенче клиникага мөрәҗәгать иткән. Яңа медицина үзәгендә табиблар 16 тешне алдыру ихтыяҗы булмаган, дип аңлаткан, ә дәвалау һәм протезлау ысуллары ханымның медицина күрсәтмәләренә туры килмәгән. Бу хәбәрдән соң пациент ханым судка мөрәҗәгать иткән.
Исең-акылың китәр, акча кирәк дип сәламәт тешләреңне дә суырып алырлар…
чыганак: https://ria.ru/20241213/stomatologiya-1988948242.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday