Татарстанда сәүдә үзәген бизәгән чагында бер эшче баскычтан егылып һәлак булган

Казанның бер сәүдә үзәген бизәгәндә 12 метрлы төзелеш конструкциясе җимерелеп төшкән. Шул сәбәпле бер эшче һәлак булган. 

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 13 декабрьдә бер төркем эшчеләр сәүдә үзәген бизәгән. 12 метрлы баскычны күчергән чагында, баскыч җимерелеп, бер эшче егылып төшкән. Бәхетсезлеккә юлыккан ир-ат берничә сәгатьтән соң хастаханәдә җан биргән. Тикшерү органнары хезмәтне саклау таләпләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.

чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/pri-obrusenii-stroitelnyx-lesov-vo-vremya-oformleniya-tc-v-kazani-pogib-rabocii-5967628

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле