Эх, якыннарыбыз безнең хәлне аңласа иде…
«Өч ел элек кияүгә чыктым. Сентябрьдә көтеп алынган кызыбыз туды. Бала тууга ирем эчүгә сабышты. Моңа кадәр алай эчкәне булмады, Яңа елда бер бокал шәраб эчүне санамаганда, әлбәттә. Ә хәзер көн саен эчә, бер аек көне юк. Билгеле, исерек кешедән ни көтәсең, миңа бөтенләй ярдәм итми. Бервакыт баланы карап торсын дип, Ләйләне кулына тоттырган идем, төшереп җибәрә язды. Дөресрәге, төшерде ул аны, үзем чак тотып калдым.
Шуннан соң, киемнәрне җыеп, әти янына киттем. Ләкин анда тору да уңайсыз, чөнки аның үз гаиләсе – хатыны, улы. Үз әнием Самарада яши, безне чакыра, ләкин анда кадәр барасы килми шул. Әтием дә, әнием дә ирем белән аерылышырга сәбәп юк дип уйлый. Алар минем хәлне аңламый. Исерек ир белән яши алмыйм. Хәлем дә начар, баланы ярып алганнан соң калган яралар һаман төзәлми. Кайвакыт бөтенләй яшисем килми…»
Күпләрнең үзәгенә үткән проблема. Исерек берәр айныймы ул? Кемнәр шундый хәлдә калды? Языгыз әле комментарийларда.
чыганак: https://tatar-today.ru/2024/12/99764/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday