Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров театрда ничә яшькә кадәр эшләргә җыеначагын әйткән.
Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров 77 яшьлек бенефисында «тамашачыны ачуландырыйм әле» дип, ничә яшькә кадәр эшләргә җыеначагын әйткән.
«Үземнең яраткан тамашачымны ачуландырыйм әле әзрәк: әле 77, ә үземне 55тә итеп тоям. Тагы ничә ел эшләр икән бу, дип уйласыннар әле, дим. Хәзер инде 77не үтеп киткәч, 88енә барып җитәсе килә бит. Шушындый халык белән, шушындый тамашачылар белән, әдәбиятны, сәнгатьне яраткан кешеләр белән 88гә тиклем уйнамыйча булмый!» – дигән ул.
77 яше тулу уңаеннан Фидан Гафаров Башкорт дәүләт драма театрында Венер Исхаковның «Җырланмаган җырым син» әсәре буенча куелган спектакльдә уйнаган.
чыганак: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2024-12-18/zemne-55t-toyam-4057490 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday