Популяр татар блогеры өченчегә әни булачак

Танылган мөселман блогеры Рафилә Шәмсетдинова өченчегә әни булачагы турында сөенеп хәбәр итте.

Блогер үзенең авырлы килеш төшкән видеосын куеп: «Сөбханаллаһ, истәлеккә калсын», – дип язып куйган.

«Шундый матур пузатик», «Мондый мимимишестволар күрсәтмәгез, алайса мин дә күп балалы әни булачакмын», «Исән-сау булыгыз. Кызыкмый ничек түзәргә», «Тәбриклибез, сау-сәламәт сабый булсын», – дип котлаганнар һәм бәби тапканда җиңеллек теләгәннәр Рафиләгә.

Рафилә тормыш иптәше Нияз белән Теләчедә яши, 2 кыз тәрбиялиләр. Рафиләне бик күпләр популяр аш-су блогеры буларак белә. Соңгы елларда ул актив рәвештә «челтәрле бизнес» белән шөгыльләнә.

 

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле