Казан үзәгендә капчыкка салынган ир мәете табылган

Бүген иртәнге алтынчы яртыда Карл Маркс урамы 5 нче йорт янында ир-ат мәете тапканнар.

Фаҗига бүген иртән Казанның үзәгендә булган. Ир-атның гәүдәсе Карл Маркс урамындагы 5 нче йорт янында табылган. Шаһитлар сөйләвенчә, иргә 60 яшьләр чамасы. Аның үзе белән документлар булмаган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159088/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле