Алкоголь куллану турында уйламагыз да!
Салкын җилле көнне, бигрәк тә экстремаль температура булса, аяк-кулларны, битне туңдырырга мөмкин. Моны барыбыз да беләбез. Ә менә зыян күрүчегә – салкын көнне туңган кешегә ничек ярдәм итәргә кирәклеген барыбыз да беләбезме соң? Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз әле.
Иң беренче чиратта, зыян күрүчене җылы бүлмәгә алып керергә, юеш һәм салкын киемнәрен салдырырга кирәк.
Өшегән кешегә коры киемнәр кидерергә яисә аны юрганга төрергә киңәш ителә.
Өшегән кул-аякларын чиста куллар белән сак кына ышкыгыз. Аны җайлап кына, ашыкмыйча җылытыгыз!
Әгәр аңында булса, аз-азлап җылы эчемлек бирегез. Аңын югалткан икән, ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Аның сулышын һәм пульсын контрольдә тотыгыз.
Онытмагыз: кешегә туңуның беренче стадиясендә генә мөстәкыйль рәвештә ярдәм итәргә мөмкин. Икенче стадиядә, тиредә кан куыклары барлыкка килгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нәрсәләр эшләргә ярамый?
Туңган урыннарны кар белән уарга ярамый – капиллярларны зарарларга һәм тиредә микро-җәрәхәтләр калдырырга мөмкин.
Туңган кул-аякларны кайнар суда яисә ут янында ашыгып җылытырга ярамый! Бу очракта тромблар хасыйл була, тукымаларның таркалу процессы көчәя.
Майлы мазьлар һәм кремнар кулланырга ярамый.
Алкоголь куллану турында уйламагыз да. Башта ул кан тамырларын киңәйтеп җибәрәчәк, әмма бераз вакыт узу белән алар яңадан тараячак. Өстәвенә, спиртлы эчемлекләр җылытмый.
чыганак: https://kiziltan.ru/news/obchestvo/2024-12-25/salkyn-k-nne-nichek-ylynyrga-4066200 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday