Аннан да зирәгрәк булыгыз!

Яңа елга санаулы гына көннәр калды. Тиздән акыллы, зирәк, максатчан, җаваплы кебек иң яхшы сыйфатларга ия булган Елан елына аяк басабыз. Ә менә бу елда туган кызлар һәм малайлар нинди икән?

Йолдызлар фаразларына күз салсак, Елан елында туганнар – гаилә җылысын яратучы, мәктәптән өйгә ашкынып кайтучы “туган җанлы” балалар. Алар якыннары турында кайгыртырга сәләтле. Дуслар сайлаганда бик сизгерләр, кемнең күңел түрендә ни ятканын әллә каян сизәләр. Акылы һәм рухи үсеше буенча үзенә туры килерлек яшьтәшләре белән дуслык җепләре ныклы була.
Елан елында туган балалар кечкенәдән зирәк була. Әти-әниләргә андый балаларны төрле яклап үстерергә кирәк. Елан-бала үз адресына тәнкыйть яратмый, коллективта лидерлыкка омтыла.
Бу елда туган балалар бик акыллы, кызыксынучан, кыю була. Алар һәрвакыт беренчелеккә омтыла һәм, әлбәттә, максатларына ирешә. Елан елында туган кызлар һәм малайлардан сәләтле һөнәр ияләре: музыкант, сәнгать кешеләре, лингвист, психолог, журналист, архитектор, әдәбият белгечләре чыга.

Елан җылы өен ярата
Яңа ел бәйрәмен кайда каршыларга, дисезме? Әлбәттә, өйдә, газиз кешеләрең, туганнарың белән бергә.
Көнчыгыш йолдызнамәсенең әлеге билгесе җылы оясында төренеп ятарга ярата, шуңа да астрологлар Яңа елны гаилә белән бергә каршыларга киңәш итә.
Бәйрәм табыны әзерләгәндә үпкәләшергә, гаугалашырга һич кенә дә ярамый. Әгәр кемгәдер үпкә саклыйсыз икән, аны сәгать 12 сукканчы әйтеп калыгыз. Иң мөһиме – уртак тел табыгыз, кирәк икән, гафу үтенегез һәм дуслашыгыз. Яңа елга ачулы, рәнҗүле килеш аяк басучыларга ел хуҗасы рәхимле булмас, кемнәрнеңдер кирәген дә бирергә мөмкин.

Фирүзә төсен сайла
Яңа ел бәйрәменә кием сайлаганда нинди ел киләчәген онытмагыз, дуслар. Яшел агач Елан елы килгәч, билгеле инде, киемдә яшел, фирүзә төсләр дә булырга тиеш.
Ел хуҗасына янып торучы төсләр ошый, шуңа күрә кызыл, кызгылт-сары, алтынсу, кызгылт-көрән төслене дә курыкмыйча кия аласыз. Киемегездә шул төсләр булса, еланның күңеленә аеруча хуш килер, ә сезнең өчен ел бик уңышлы булыр.
Стиль турында искә төшерсәк, кызларга асимметрик кием киңәш ителә: итәк белән блузкамы, күлмәкме, яки комбинезон булсынмы. Ә егетләр бу бәйрәмдә үзенә генә хас киеме белән аерылып торырга, шул ук вакытта күркәм дә күренергә тиеш. Бу пуловер яисә джемпер белән чалбар булырга да мөмкин. Еланның ачуын китермәс өчен яратып кигән тишекле джинсыларны һәм рәсемле футболкаларны ераккарак яшереп торыгыз.

Табын сыйдан сыгылсын!
Ел хуҗасының сыйланырга яратуын берүк онытмагыз. Яңа ел табынында яшел тәмләткечләр белән бизәлгән төрле салатлар янында ит ризыклары, балык һәм диңгез ризыклары да тезелеп торса, Елан бик канәгать булачак.
Өстәлдә яшел алма, виноград, киви, груша, фейхоа кебек җиләк-җимешләр булса, Елан сездән дә ныграк шатланачак.
Бәйрәм табыныгыз мул булса, киләсе елда сезгә муллык, бәхет тагын да күбрәк явар, керемегез артыр.
Елан баллы ризыклардан да баш тартмый, үзегез пешергән татлы ризыкка ул аеруча шатланыр. Мәсәлән, үзегез генә белгән “фирменный” тортыгызны пешереп, табынга чыгара аласыз. Өстәл уртасына җиләк-җимешләр салынган ваза куярга онытмагыз: яңа елда өйдән акча һәм иминлек өзелмәс.
Бәйрәмегез матур үтсен, дуслар! Яңа ел яңа шатлыклар, ак бәхетләр алып килсен!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2024-12-27/annan-da-zir-gr-k-bulygyz-4069500

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле