Нияз Сафиуллин шатлыгы белән уртаклаша

Артист, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, министрлыкның мактау грамотасына лаек булган. Бүләкне ул мәдәният министры Ирада Әюпова кулыннан алган.

«Куанычым зур. Көтелмәгән бүләк булды бу Яңа ел алдыннан», – дип язды безгә артист.

Нияз Сафиуллин – автор-башкаручы, баянчы. Иҗат юлын Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән башлап, Илнар Сәйфиев, Резеда Кадыйрова, Бәширә Насыйрова, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, 9 ел Ринат Рахматуллин һәм 3 ел Вадим Захаров белән эшләде. Соңгы елларда үзе дә концертлар белән йөри.

чыганак: https://intertat.tatar/news/niyaz-safiullin-satlygy-belan-urtaklasa-5870264

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле