Махмырдан ничек котылырга?

Әлбәттә, иң яхшысы — бөтенләй эчмәскә. Ләкин Яңа ел төнендә бу мөмкин түгел, дип уйлый күпләр.

Бәйрәмдә күбрәк җиффәреп, икенче көнне авыручыларга табиб чыннан да махмырдан коткара торган ысулларны атады.

Беренчедән, су балансын тергезергә кирәк. Алкоголь организмны нык сусызландыра. Табиблар күп су, үлән чәйләре яки электролитлы спорт эчемлекләре эчәргә киңәш итә. Бу токсиннарны чыгарырга һәм симптомнарны җиңеләйтергә ярдәм итә. Бик үк газланмаган минераль су да ярый.

Икенчедән, җиңел иртәнге аш кирәк. Углеводларга — джемлы тостка яки солы ярмасына өстенлек бирегез. Алар кандагы шикәр дәрәҗәсен тотрыклыландырырга ярдәм итәчәк.

Өченчедән, адсорбентлар — «Полисорб», «Смекта» ише препаратлар кабул итү. Иртән җиңелрәк булсын өчен йокларга ятар алдыннан адсорбент кабул итәргә һәм иртән кабатларга кирәк.

Дүртенчедән, гәрәбә кислотасы кабул итү. Ул махмырның төп сәбәпчесе ацетальдегидның токсик тәэсирен киметә. Гәрәбә кислотасы күзәнәкләрне алкогольнең җимергеч тәэсиреннән саклый.

Бишенчедән, ашказаны асты бизенең фермент препаратларын кабул итү: бу корсак куышлыгындагы процессларны җиңеләйтәчәк һәм махмырдан җиңелрәк чыгарга ярдәм итәчәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-12-28/mahmyrdan-nichek-kotylyrga-4070047

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле