Узып баручы елның соңгы төнендә Россиядә уртача магнит давылы көтелә. Бу хакта телеграм-каналында «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр итте.
Бүген иртән Кояшта иң югары х балл кабынышы булган, ул Мәскәү вакыты белән 10.18 сәгатькә туры килгән, дип язган ул. Кояш активлыгының үсеше 7 көн дәвамында теркәлсә дә, ул 29 декабрьдә генә шундый көчкә җиткән.
«Шартлау җиргә йогынты ясау ихтималы булган өлкәдә булды. Җиргә якынча 31 декабрьдән 1 гыйнварга уртача магнит давылы килү ихтималы бар. Төгәлрәк мәгълүмат алдагы төндә барлыкка киләчәк», — диелә хәбәрдә.
Леус искәрткәнчә, 2024 ел башы шулай ук Кояшның югары активлыгы шартларында узды, өстәвенә 1 гыйнварда Кояшта Х5.0 дәрәҗәсендәге зур кабыныш теркәлде.
Бу юлы аның башлангыч баллы Х1.1 гә җитә.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-xalkyn-yana-el-tonenda-magnit-davyly-bulu-ixtimaly-turynda-kisattelar-5898477 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday