Фирдүс Тямаев Яңа ел төнен ничек үткәргән?

Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрендә СВО зонасындагы хәрбиләрне Яңа ел белән котлап видео яздырган.

Җырчы Яңа елны туган йортларыннан еракта каршылаучы егетләрнең  тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтуларын тели.

Ул шулай ук Яңа ел төнендә эшләргә җыенуын, эшләнгән акчага махсус хәрби операция зонасына квадроцикл алып җибәрү теләге булуын әйткән.

«Сездә ничектер, кәеф юк. Бернинди Яңа ел бәйрәме, кәефе юк. Минем безнең илне саклаган, яклаган егетләрне Яңа ел белән котлыйсым килә. Кемнәр бүгенге көндә шушы ачы салкында окопта ята, кемнәр бүген гаиләсеннән, туганнарыннан, әти-әниләреннән ерак. Егетләр, сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм. Исән-сау кайтыгыз, имгәнмичә кайтыгыз, илләребез тыныч булсын.

Мин бәйрәм уздырмыйм, 31енә ике эш алдым, шушы эшләгән акчага егетләргә квадроцикл алып бирәсе килә. Егетләр, рәхмәт сезгә! Сез – чын геройлар! Рәхмәт әти-әниләргә, рәхмәт егетләрнең гаиләләренә, бик күпләр гомерен бирде. Безнең Түбән Норлат авылыннан 35 егет китте, бүгенге көндә 4 егетебез батырларча һәлак булды. Шушы үлемнәр аз булсын иде, имгәнүләр булмасын иде, барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Егетләр, чын күңелдән бәйрәм белән сезне! Ә Яңа елны, Аллаһы теләсә, сез кайткач, байраклар күтәреп уздырырбыз. Победа будет за нами!» – дип сөйли ул видеода.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-01-01/sezd-nichekter-k-ef-yuk-4073305

Бәйле