31 декабрьгә каршы төндә Самара өлкәсенең Исаклы районында авариядә күп балалы 47 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Ул «Лада Веста» машинасында була, автобуска юл бирми һәм бәрелә.
Машинада мәрхүмәнең кызлары да була. Хәзер алар хастаханәдә ята.
Фаҗига төнге өчләр тирәсендә була. Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, «47 яшьлек хатын, җиңел машина белән идарә иткәндә, «Yutong» автобусына бәрелә, ул автобуска юл бирми».
«Ашыгыч ярдәм» килгәнче ул үлә, тагын 3 пассажирга, аларның 2се – балигъ булмаган яшьтәге балалар, табиблар ярдәм итә. Автобустагы балигъ булмаган яшьтәге 1 пассажирга да ярдәм таләп ителә», – диелә ведомство хәбәрендә.
«КП» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, җиңел машинада күп балалы хатын һәм аның 2 кызы була. Өченче пассажир турында билгеле түгел.
Әни кеше үлә, кызларның икесенең дә аяклары җитди сынган.
«Кызлары әниләре юк икәнен белми әле. Әтиләре алар белән яшәми. Олы апалары аерым яши, тиздән ул килергә тиеш», – дигән сайт чыганагы.
Авария вакытында җиңел машинада 2 кечкенә эт булуы билгеле. Хәзер алар турында белешмә юк, диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/kyzlar-anilare-yuk-ikanen-belmi-ale-yana-el-aldynnan-anise-ula-kyzlarnyn-ayaklary-syna-5870347