Язылучылары «Кенсюха» буларак белгән блогер Алия Хәлиуллованың гаиләсенә зур кайгы килгән.
Кичә блогерның әнисе мәңгелеккә китеп барган. Алия сүзләренчә, Лилия ханым соңгы вакытта көчле авыру белән көрәшкән .
«2 гыйнвар көнне әнием вафат булды. Зур пост язарга теләгем дә, көчем дә юк. Гайбәтләргә юл куймас өчен, бу хакта үзем язарга булдым. Әнием башка юк… 2024 елны без аның авыруы белән көрәшүгә багышладык… Тик чир җиңде, әнине алып китте…
Иншәаллаһ, 4 гыйнвар көнне әнине туган авылына алып кайтып соңгы юлга озатачакбыз», — дип яза Алия зур югалтуы турында үзенең сәхифәсендә.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/bloger-kensyuxa-gailasenda-kaigy-cir-inde-any-alyp-kitte-5870372
—
—