Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Яңа ел алдыннан күңелсез хәлгә юлыккан, шул сәбәпле тормыш иптәше Эльмирага биргән вәгъдәсен дә үти алмаган.
«Барыгызны да яңа еллар белән, дуслар. 29ы көнне бер чарадан чыгып барганда күңелсез хәлгә очрадым. Үлә-бетә ашыгып, ялгыш бастым да аягымны авырттырдым.
Бүген менә әкренләп аякка бастым, аксап кына йөрим. Тәтишкәгә, 1 гыйнварда сине чаңгы шуарга алып барам, дигән идем, килеп чыкмады. Инде Тәтишкә ачуланмаса ярый. Ярар, хәзер каһвә алып бирәм дә үзенә, җайлыйм-майлыйм мин аны. Үзегезне саклап йөрегез, дуслар, андый хәлләргә очрый күрмәгез», – дип сөйли ул.
Чаңгы шуып булмаган инде. Ришат Тәтишкәне кинога алып киткән. Анысы тагын да романтичныйрак килеп чыккан.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-01-03/t-tishk-achulanmasa-yaryy-4074354 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—