Өч бала тәрбияләгән Диана Сәфәрованың үлемендә гаепле кеше аның балаларына компенсация түләми.
Вадим Латыйпов гаебе белән Чишмәдә күпбалалы ана Диана Сәфәрова һәлак булды. Латыйповны гаепле дип таныдылар һәм 7,5 елга колониягә хөкем иттеләр, шулай ук 5 миллион сум компенсация билгеләделәр.
Бу суммадан ул әнисен югалткан балаларга нибары 15 мең сум гына түләгән, дип яза «Честный репортаж» каналы.
Авария турындагы эш буенча суд процесслары вакытында ук Латыйповның бөтен милкен хатыны «тартып алган», шуның белән, күрәсең, аны саклап калырга теләгән. Диана Сәфәрованың балалары бер тиен дә алмасын өчен тырышкан инде, диләр бу хакта белүчеләр.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-01-03/5-millionny-15-me-en-t-l-g-n-4074388 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—