Аяктан ис килсә нишләргә?

Гадәттә, гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә, озак вакыт синтетик оек киеп йөргәннән соң аяк исләнә. Моннан ничек котылырга?    

Аяк киеменә әфлисун, мандарин, лимон, грейпфрут кебек цитруслылар кабыгы салырга була.

Аяк киеменә төнгә 2-3 төймә активлаштырылган күмер куярга яки тоз сибәргә мөмкин.

Бер пакет яшел чәйне табан астына салып йөрү дә нәтиҗәле.

"Файдалы киңәшләр" төркеме

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле