Кайната киленне пычак кадап үтереп, башын…

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче ир-ат Раштуа төнендә киленен пычак белән кадап үтерә. 

Фаҗига 7 гыйнварга каршы төндә Шатки бистәсендә була. Бәйрәм төнендә ир-ат фатирда килене белән талаша. Аннары кисәк кенә пычакка ябыша һәм хатынны вәхшиләрчә үтерә. Ул бик күп тапкыр киленгә пычак кадый, аннары хатынның башын кисеп ала. Килен урында ук һәлак була.

Киленен үтергән ир-атны тоткарлаганнар. Хәзер аны хөкем итәчәкләр. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Полицияне мәрхүмә хатынның ире чакыра. Ул атасы белән хатыны арасында низаг чыгуын әйтә.

7 гыйнварга каршы төндә фатирда бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Матур гына аралашып утыралар. Аннары талаш чыга. Якынча версия буенча, 40 яшьлек Валентина 66 яшьлек кайнатасына ире белән аерылышырга теләвен сөйли. Берничә минуттан өлкән яшьтәге ир-ат киленгә ташлана. Бу вакытта гаиләнең башка кешеләре кайда булганы, нигә аларны аермавы билгеле түгел.

Социаль челтәр кулланучылар пенсионер мондый эшкә бара алмас, дип фаразлый. Үтерүче башка кешедер, диләр. Хәзерге вакытта пенсионерны тоткарлаганнар. Ул үзенең гамәлләрен тәгаен генә аңлатып та бирә алмый, талашканнан соң үтерүен әйтә.

Валентинаның 16 яшьлек кызы ятим калган, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://www.nnov.kp.ru/daily/27676/5034232/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле