«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев күпләрне кызыксындырган сорауны бирде.
— Реклама күпме тора? Бу сорауны бирәчәкмен, дип әйттем. Миңа кызык түгел, бу – тапшыруны караучыларга кызык. Аларга 260 мең язылучысы булган блогерның ничә сумга реклама ясавы кызык. Әгәр синең сториста кибетемне, товарымны рекламалыйсым килсә, мин сиңа 1 сторис өчен күпме тиеш булам?
— 1 сториска чыгам, Әбри Хәбриевның шундый адрес буенча кибете бар, дип сөйлим, аккаунтыңны билгелим икән, 1 сторис – 20 мең. 2 сторис – 30 мең сум.
— Хәзер синең сторисларыңны санап, күпме акча эшләгәнеңне исәпләп чыгаралар. Безнең халыкка шул кызык бит инде.
— 3-4 сторис бар, сторислар сериясе, алары 37 мең сум. Сине генә рекламага төшердем икән, икенче бәя куела. «Минем реклама гына булсын», – дип сораучылар бар. Андыйларга тагын, өстәп, 7 мең түлисе була. Кемгәдер 5-6 сторис кирәк, ташламалар да бар. Кибеткә барып төшерергә кирәк икән, 49 мең сум сорыйм
чыганак: https://intertat.tatar/news/bloger-goliya-valiaxmatova-reklama-ocen-nica-sum-akca-aluyn-aitte-5870515 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday