Вадим Захаров: «Их, исән булса, әнием күреп сөенер иде»

Шушы көннәрдә УНИКСта Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның өстәмә концертлары бара. Кичәгесендә заллар шыгрым тулы, алма төшәрлек урын да калмаган иде. 18 ел буе сәхнәдә җырлап йөргән Вадим яшерми, мондый көннәрне дә күрергә насыйп булган икән, ди.

– 30-40 тамашачыга да концерт куеп йөргән чаклар бар иде. Минем өчен шыгрым тулы заллар күрү – әйтеп бетермәслек бәхет. Рәхмәт сезгә, тамашачым. Их, исән булса, әнием күреп сөенер иде. Тик мин беләм: ул күреп торадыр. Мин әниемне гел янымда тоям. Зал тулы тамашачы– аның бүләгедер”, – ди Вадим.

Әнисе 57 яшендә якты дөньядан киткәч, ул башка әниләр турында җырламам дигән була. Әмма шулай да репертуарына бер җырны ала. “Кабереңә килдем әнкәй” дигән җыр бу темага соңгысы булыр, ди үзе. Яшерми, җырчы өчен бу хакта сөйләү дә, җырлау да бик авыр. Залда утыручы тамашачы да ул җыр вакытында күз яшен тыя алмады.

Концерт үзенең тыйнаклыгы белән аерылып тора. Вадим үзе дә яшерми, мин каушап та киттем, оялып та куйдым дип тә әйтеп куя. Сөйләве дә гади, үзе дә. Алып баручысы булмавы да ошады. Тик гел үз авырлыгын сөйләве әзрәк ачуны чыгарды инде. Соң, булса ни! Залдагы бер тамашачы әйтмешли, гәүдәң дә зур, моңың да җитәрлек!

Моң дигәннән, Вадимның җырлары бигрәк мәгънәле. Салмак кына җырлавы, сикермәве, акырмавы күңелгә май булып ятты инде. Тыйнак итеп җырлап та заллар тутырып була икән бит! Бу юлы Вадим концертының кунагы –Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина иде. Тамашачы бик сагынган үзен. Аягүрә басып алкышладылар.

– Вадим минем төркемемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыккан бала ул. Аннан моң ташый. Аны тыңларга рәхәт. Җырла, Вадим! Синең кебек җырчылар кирәк. Без, өлкән буын, әле безне хөрмәт итеп искә ала торган җырчылар бар дип сөенеп торабыз. Син– халыкныкы, әнә шул дәрәҗәңне югалтма, – диде Зөһрә апа.

Җырчыга дип сәхнәгә бүләкләр алып менүчеләр арасында Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та бар иде. Ул аңа чана бүләк итте. «Гадәттә, башка елларны бу вакытта Казан үзәгендәге залларда Салават Фәтхетдинов бәйрәм итә иде. Салават кадәр Салаватны Казаннан озаткан кеше юк иде әле,» — дип шаяртты Рөстәм абый. Кыскасы, күңел ял итеп, 3 сәгатькә дөнья мәшәкатьләреннән онытылып кайттык. Тамашачың тагын да артып торсын, Вадим! Халыкның да зәвыгы затлылана бар – аңа синдәй җырчылар кирәк!

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159799/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле