Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме турында: Зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртән Казан янында пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр булмавын әйтте. 

«Беспилотник һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан янгын урынына бардым. Янгынны сүндерү өчен экстрен хезмәтләр ашыгыч рәвештә урынга килде. Докладлар тыңладым, зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк. Шәһәрдәге барлык оешмалар да штат режимында эшли», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген 05:20 сәгатьтә Казан читендә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә газ цистернасына ут кабуын хәбәр иткән иде.

Урынга килгән экстрен хезмәтләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрнен юкка чыгарган.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-bpla-houme-turynda-zyyan-kurucelar-ham-itdi-imerelular-yuk-5898982

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле