Салават Фәтхетдиновны бүләкләделәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, “Салават” җыр театры сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашу үткәрде. Рәис җырчыга, 65 яшьлек юбилее белән котлап, Дуслык орденын тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Салават Фәтхетдиновның татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүен, төрле буын вәкилләре арасындагы популярлыгын билгеләп үткән. “Сез – чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган кеше, берничә буынның яраткан җырчысы. Сезнең җырларны олысы-кечесе – барысы да белә һәм ярата”, – дигән республика Рәисе.

Татарстанның халык артисты Дуслык ордены белән музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бүләкләнгән. Моннан тыш аңа Россия Президенты Рәхмәте белдерелгән. Бу бүләккә ул иҗтимагый әһәмиятле чаралар үткәрүдә актив катнашуы өчен лаек булган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159988/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле