Оренбургта яшәүче ата үзенең улын 1,5 млн сумга сатарга җыенган.
Тикшерү фаразы буенча, ир 2023 елда туган улын тәрбияләүдән баш тартып, үзенең финанс хәлен яхшыртмакчы булган.
Декабрь башында әти кеше кунакханә комплексы янына килеп, улын сатып алырга тәкъдим итә. Алучысы да табыла: ир бер хатын-кызга улын миллион ярымга сатарга ризалаша. Ир сатып алучыга улын тапшыра һәм акчасын ала. Тик «бәхете» озакка сузылмый, аны хокук саклаучылар тоткарлый.
Ир үз гаебен тулысынча таныган. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Җинаять эше судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160060/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—