Башкортстанда студент пиротехниканы эшләтеп җибәргәндә җәрәхәтләнеп комага киткән.
МЧСның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл Бишбүләк районының Каменка авылында авыл клубы каршындагы мәйданда булган, анда урындагы колледжның икенче курс студенты «Мортира 4» фейерверкын шартлатырга булган.
Егет филтәгә ут төртеп ераккарак киткән, ләкин пиротехника 6ның 3есен генә аткан. Шуннан соң ул эшнең нәрсәдә икәнен тикшерергә булып, якынрак килгән һәм пиротехника өстенә иелгән, шул вакыт ул атып җибәргән һәм туп-туры егетнең маңгаена эләккән.
17 яшьлек егетне ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә, ә барлык якыннары аның сәламәтләнүе өчен дога кыла.
Аны санавиация белән Уфага китерәчәкләр.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә:
балаларга пиротехниканы мөстәкыйль куллануның хәвефе турында аңлатыгыз;
пиротехниканы махсус кибетләрдә генә сатып алыгыз;
эшли торган пиротехника өстендә эш тәмамланганнан соң да, шулай ук ул эшләмәгән очракта да иелмәгез;
хәвефсез арага китегез.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-01-15/pirotehnika-ma-gaena-atkan-4083776 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday