Түзәр хәле калмагач, дөньядан үз теләге белән китәргә була ул…
Иптәш хатын үзенең әбисенең әнисе белән булган хәл турында сөйләде.
Әбисенең әнисе авылда иң чибәр егеткә кияүгә чыккан булган. Башта бик әйбәт кенә яшәгәннәр. Уллары туган. Әмма ире чит хатыннар белән чуала башлаган. Эчүгә сабышкан, кайтып кыйный торган булган. Әнисенең түзәр хәле калмагач, ире кайтканчы асылынырга уйлый. Бауны әзерләп урындыкка менеп басуга моның баласы елый башлый. Урындыктан төшеп, баласын имезеп алырга була. Бала өйнең түр ягында була. Утыра икән бу баласын имезеп теге асылынырга җыенган яктан бер ир-ат эндәшә ди. «Син озак буласыңмы әле, күпме көтәргә була инде?» — ди икән. Аермачык шулай эндәшкәнен ишеткән.
Әнисе баласын тиз генә юрганга төргән дә өйдән чыгып йөгергән. Ире кайтканчы урамда йөргән. Шуннан соң башына асылыну турында башка уй килмәгән. Иреннән аерылып, башка иргә кияүгә чыгып, тагын ике кыз бала табып, гомеренең ахырына кадәр бәхетле яшәгән.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-01-15/yd-tizr-k-bau-zer-4084170 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday