Блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевләр гаиләсе авыр вакыт кичерә

Актанышта яшәүче блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевләрнең бик борчулы чаклары. Шушы арада Иршатның әтисе Илдус абыйда яман чир тапканнар. Блогерлар бу хакта социаль челтәрдә сөйләде.

«Бу халәттә алга таба яши алмыйм, сезгә барысын да ачыктан-ачык сөйлисем килә. Безнең гаиләбездә бик авыр вакыт… Һәрберебезнең гаиләсендә икешәр-өчәр бала. Барыбызга да эшкә йөрергә, гаиләләребезне туендырырга кирәк. Һәрберебезнең үз мәшәкатьләре. Тормыш дәвам итә. Тик хис-кичерешләр өскә калкып чыга. Авыр, күз яшьләре, куркыныч… Безнең барыбызда да шушы халәт. Әмма без бирешмибез, без бергә. Нәрсә булды соң дип сорарсыз?

Безнең әтиебездә (кайнатабыз) онкология…

Мин бу постны ничек язарга да белмәдем, фикерләремне туплый алмыйм. Ниндидер акыллы сүзләр булмаячак.

Бәхет өчен нибары ике әйбер кирәк – сәламәт тән һәм күңел тынычлыгы. Барыгызга да шуны телим», – дип, борчулары белән уртаклашты Юлия.

Блогерларның сәхифәсен карап барып, алар белән бер булып яшәүче язылучылары Илдус абыйга сәламәтлек телиләр. Балаларына күңелләрен төшермәскә, бары тик яхшыга гына өметләнергә киңәш итәләр.

«Рак – үлем карары түгел. Узган ел без дә интектек, хәзер ремиссиягә чыктым, Аллаһка шөкер. Тизрәк савыгуын телибез әтиегезнең», «Безнең әтинең дә онкология иде. Беркем дә гарантияләр бирмәде. Әтиебез белән барысы да әйбәт», «Аллаһ шифа бирүче, дога кылыгыз, сорагыз», – дип язалар аларга.

чыганак: https://intertat.tatar/news/bloger-yuliya-ham-ilsat-nabievlar-gailase-avyr-vakyt-kicera-5870594

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле