«Түзеп яшәмәгез, кызлар!»

Мөселман кызларын һәрвакыт сабыр булырга өйрәтәбез… Ә малайларны элекке кануннар белән кайчан тәрбияли башларбыз?..

Без кызларны кечкенәдән сабыр булырга өйрәтәбез. Мөселман хатын-кызлары түзеп яшәргә тиеш бит. Мине дә шулай тәрбияләделәр. Әмма ни өчен түзәргә икәнен генә аңлатучы булмады.

Яшь чагымда бик матур егет белән очрашып йөри башладым. Безнең мәхәббәткә күпләр көнләшеп карый иде. Шул ук вакытта, ул минем башкалар белән аралашуыма каршы иде. Бервакыт ниндидер егет минем белән исәнләшкәнгә зур тавыш чыкты. Мин үз фикеремне әйткәч, ул минем яңагыма сугып җибәрде. Никадәр гарьләнгәнемне белсәгез иде!.. Өйгә кайттым да, мендәргә капланып еладым. Ярата идем. Берничә көн үтүгә, ишек төбемә килеп тезләнде. Кочак-кочак гөлләмәләр, туктаусыз гафу үтенүе нәтиҗәсез булмады. Шул ук вакытта, башкача кул күтәрмәячәге турында ант итте. Ышандым.
Өйләнешеп, яши башладык. Билгеле инде, көнләшү гадәте югалмады. Ул кыйнаганнан соң, дәваханәләрдә яткан чакларым да булгалады. Түздем, чөнки ике балабыз бар иде. Юкка күпме оятсыз сүзләр ишеттем, рәнҗетелдем бит мин.

10нчы сыйныфта укыганда кызыбыз авырый башлады. Тәүдә табиблар дөрес диагноз куя алмады. Бераздан аңарда катлаулы чир барлыгы ачыкланды. Сәбәбе — нервылары какшаудан. Елга ике-өч тапкыр гәүдәсенең ярты ягы кузгалмый башлый. Ул һәрвакыт даруларда яши. Ирем балалар бар дип тә уйламый, канга батыра иде шул…

Хәзер үземнең дә сәламәтлегем чамалы. Беләм, минем дә нервылардан бу авырулар. Кызым бер егет белән очрашып та йөрде, әмма аның авыруын белгәч, тегесе ташлады. Кызым моны бик авыр кичерде. Ул әле яшь, аңа үз гаиләсен корырга кирәк. Әмма авыруы елдан-ел көчәя.
Яшь барган саен ирем берникадәр үзгәрде кебек. Һәрхәлдә, элеккечә кыйнамый. Әмма кул күтәрүләре әле дә еш кабатлана.
Менә мин түздем. Мин дә бу тормышка бер генә килгәнмен, ә гомеремне шулай түзеп үткәрдем. Балам белән ни буласы билгеле дә түгел. Кирәк идеме соң ул сабырлык? Һәрхәлдә, яшь чакта чыгып китәр мөмкинлекләр дә булмады түгел бит…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-01-15/t-zep-yash-m-gez-kyzlar-4083925

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле