5 килограммлы бала туган

Башкортстанда перинаталь үзәгендә кесарев кисеме ярдәмендә рекордлы авырлыктагы бала туган.

УЗИ буенча табиблар сабыйның якынча авырлыгы 4800 грамм булыр дип көткән. Әмма чынында баланың авырлыгы 5200 грамм булган. Бәхетле хатын дүртенче тапкыр әни булган, моңа кадәр аның  бер баласы 4500 грамм авырлык белән туган. Бу юлы сабыйның шундый авырлыкта тууына шикәр диабет сәбәпче булган. Кесарев кисеме буенча операцияне акушер-гинеколог Станислав Иваха үткәргән.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/d-nyada-nil-r-bar/2025-01-16/ufada-5-kilogrammly-bala-tugan-4085518

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле