Филүс Каһиров март аенда Казанда концертлар планлаштырган. Аның концерт директоры да булган хәләле Эльмира Каһирова бу уңайдан кытыршылыклар килеп чыгуы турында хәбәр итә.
«Игътибар! Март аенда узачак өстәмә концертлар буенча сорауларга җавап бирәм. Бу мәсьәлә әлегә ачык кала. Яхшы яңалык – без «Пирамида»дан киттек. Андагы коточкыч шартларга һәм мөнәсәбәткә түзәр хәл калмады. Һич арттырусыз әйтәм: без аннан бик теләп киттек.
Хәзер, концертлар өчен безгә барлык параметрлар һәм шартлар буенча туры килерлек яңа мәйданчык эзлибез. Табылу белән үк социаль челтәрләрдә хәбәр итәрбез», – дип яза Эльмира Каһирова үзенең сәхифәсендә.
Үзебезнең «Башкортостан» дәүләт концертлар залына кайтыгыз, без андагы гаҗәеп җылы атмосферадагы искиткеч концертларыгызны көтеп торырбыз!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-01-17/t-z-r-h-l-kalmady-4087309 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday