15 яшьлек малай фастфуд ашап сукырайган

Британиядә яшәүче бер яшүсмер чипсы һәм сосиска гына ашап торуы аркасында сукырайган. Ул гына да түгел, күптән түгел егет начар ишетә башлавыннан да зарланган.

Яшүсмер ун ел дәвамында үзенчәлекле диетада утырган. Ул яшелчә, җиләк-җимештән тулысынча баш тартып, чипсы, сосиска, фри бәрәңгесе кебек ярымфабрикатлар гына ашап торган. Ахыр чиктә, 15 яшьлек малай күзе начар күрү, колагы начар ишетүдән зарлана башлый.

Табиб малайга В12 витамины кадатырга, туклану рәвешен тулысынча үзгәртергә куша. Ләкин яшүсмер бу сүзләргә колак салмый, элеккечә үк үзгә диетада утыра. Ике елдан исә ул тулысынча сукырая. Хәзер егеткә 19 яшь. Ул төрле витамин һәм минераллардан торган дарулар эчә башлаган.

Табиблар исә: «Хәзер инде дару эчүдән файда юк. Фастфуд кына ашап яшәгән егетнең күз нервы шул дәрәҗәдә эштән чыккан ки, хәзер инде ул гомерлеккә сукыр калачак», – ди.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160403/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле