Авокадо яшелчәме, әллә җимешме?

Ул аш-су бүлмәсендә йолдыз һәм ботаниклар өчен табышмак.

Авокадо — аш-су бүлмәсендә йолдыз һәм ботаниклар өчен табышмак. Кемдер аны яшелчә дисә, икенче берәүләр җимеш дип саный, асылда ул җиләк икән. Тышы катырак булуга карамастан, авокадо гыйльми караш буенча җиләк төркеменә карый.
Тәме нейтраль булуы сәбәпле кулинариядә авокадоны яшелчә итеп кабул итәләр. Аны туклыклы салатларга, кремлы соусларга кушалар яисә бутерброд ясаганда кулланалар. Кыскасы, бу хамелеон җимеш үзен теләсә нинди рольдә үзен яхшы хис итә.
Авокадо Үзәк һәм Көньяк Американың кояшлы тропикларында үсә. Бүген аны дөньяның төрле почмакларында: Перудан алып Испаниягә кадәр, Израильдән алып Чилига кадәр үстерәләр. Мәһабәт авокадо агачлары 20 метр биеклеккә кадәр үсә ала. Авокадоның сортлары бик күп, ә иң популяры — чикләвек тәмле «Хасс» сорты.
Авокадоның файдасы гаять зур. Белгечләр аны «энергия батареясы» дип атый. 100 грамм йомшагында 160 калорий булса, җимешендә — 250 калорий. Әмма аңардагы май кеше йөрәгенә бик файдалы. Моннан тыш, аксымы да бар. Кеше күзәнәкләрен картаюдан саклаучы Е витаминына, нерв системасына ярдәм итүче В төркеме витаминнарына бай. Авокадода калий бананга караганда күбрәк.
Файдалы яклары күп булудан тыш, аның зыяны да юк түгел. Аны ашау белән мавыксаң, гәүдә авырлыгың артуын көт тә тор! Моннан тыш, аллергия бирергә мөмкин.
Онытмагыз: авокадо төшен ашарга ярамый! Ул үзенә кызыктыра, ләкин аңарда агулы матдәләр бар.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2025-01-17/yashelch-me-ul-ll-imeshme-4087818

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле