Гайсә Маликовтан шатлыклы яңалык

Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә Маликов тиздән буйдаклар исемлегеннән төшеп калачак.

Җырчы шушы көннәрдә сөйгән кызына тәкъдим ясаган. Гайсә күңелле фотоларын сторисларында күрсәтте.

Кәләшнең кем икәнлеге әлегә сер булып кала, әмма ул кулындагы йөзеген күрсәтеп һәм бер кочак кызыл роза бәйләме тотып, канәгать елмая.

Гайсә Маликов – 3 яшеннән бирле сәхнәдә үскән бала. Күп төрле уен коралларында уйный. Хәзерге вакытта төрле артистлар белән хезмәттәшлек итә, чаралар да алып бара. «Россия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, алып баручы, музыкант, җырчы, диджей. Минем бөтен гаиләм җырлый һәм уен коралларында уйный. Шуңа күрә мин дә артист булырга уйладым», – дип яза Гайсә үзе турында социаль челтәрләрендә.

Гайсә Маликов өйләнә!

чыганак: https://intertat.tatar/news/gaisa-malikov-oilana-5870664

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле