Татарстанның Кукмара районында чаңгыда шуган вакытта имгәнгән 21 яшьлек кызны санавиация вертолеты белән Республика клиник хастаханәсенә китерделәр.
Якынча мәгълүматлар буенча, 19 гыйнварда чаңгы шуган вакытта кыз агачка бәрелгән. Нәтиҗәдә, аның баш мие җәрәхәтләнгән, боты сынган, үпкәсе һәм йөрәгенә зыян килгән.
«Шул ук көнне Татарстанның Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы Сергей Огурцов, җәрәхәт алганнан соң кызда барлыкка килгән гематомага операция ясау өчен, Кукмара Үзәк район хастаханәсенә килде. Бу алга таба пациентны Казанга күчерергә мөмкинлек бирде», — дип белдерделәр клиниканың матбугат хезмәтендә.
Дүшәмбе көнне Республика клиник хастаханәсендә травматологлар кызның ботына операция ясаган һәм аны 4че реанимация бүлегенә күчергән.
Кыз инде аңына килгән һәм мөстәкыйль рәвештә сулый. Аны бүлеккә күчерергә ниятлиләр.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kukmarada-cangy-suganda-itdi-imgangan-kyzny-respublika-klinik-xastaxanasena-kiterdelar-5899392 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday