Бәйрәмнәр узды, дип аптырыйсызмы? Аптырамагыз, кызыклы, хәтта сәер бәйрәмнәр шактый ул бу дөньяда. Әйтик, 17 гыйнварда Иҗат һәм илһам көне билгеләп үтелә. Илһам – кем яки нәрсә соң ул? Аны кайдан табарга? Бүген без иҗат кешеләреннән әнә шул хакта сорадык.
«Кайчак үзләренә килешмәгән җыр сайлыйлар…»
Лилия Хәйруллина, җырчы:
– Беренчедән, минем әйләнә-тирәмдә дөрес кешеләр булырга тиеш. Кирәк чакта, көч бирә ала торган, аңлый торган, кирәк чакта, иҗат дулкынына бастыра белгән кешеләр. Мин шулай ук иҗат процессында: җыр яздырганда, клип төшергәндә бик илһамланам. Башка җырчыларның, дөньякүләм билгеле артистларның нәтиҗәләре дә илһам бирә. Сәяхәт итәргә, яңа кешеләр белән танышырга яратам. Шулай ук репертуарымда ниндидер яңа җыр туганда да бик канатланам.
Миңа калса, иҗат процессында иң авыры – үз юлыңны, үз юнәлешеңне, үз образыңны табу. Җырчыларны аерым карасак, җырлар сайлаганда, син үзеңнең юнәлешеңне аңлап сайларга тиеш. Чөнки кайчак җырчылар үзләренә килешмәгән җырлар сайлый. Ә репертуарны дөрес туплау бик мөһим.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160377/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday