Күңелсез хәл Чистай районының Луч посёлогында булган. Алабай токымлы этләр 65 яшьлек хатын-кызга авыл советы яныннан узганда ташланган.
Алар аның аяк-кулларын тешләп өлгергән. Зыян күрүчене узып баручылар хастаханәгә озаткан. Пенсионер 5 көн дәвамында реанимациядә яткан. Хәзер ул тиешле дәвалану уза.
Мәгълүм булганча, һөҗүм иткән этләрнең хуҗасы бар. Аларны шушы ук поселокта яшәүче бер хатын-кыз асрый. Әлеге күңелсез вакыйгадан соң ул үз гаебен танып, этләрен йоклатып үтертергә булган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160730/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—