Үлгән иргә кияүгә чыккан…

Петербургта яшәүче 63 яшьлек хатын үлгән кешегә кияүгә чыккан. Шулай итеп, ул фатирлы булган.

Хатын мошенниклыкта гаепләнә. 2015 елның июленнән 2016 елның сентябренә кадәр ул дәүләт оешмаларына, нотариаль һәм суд органнарына никахлашу турында ялган таныклык бирә. Әлеге таныклыкта ул 2015 елның мартында үлгән кеше белән никахлашкан дип язылган. Ир-ат Киров районында яшәгән булган.

«Хатын» 6 миллион сум чамасы торган фатир хуҗасына әверелә һәм милеккә хокукны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында терки.

Прокуратурасы  хатынны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепли. Мәрхүм ир-атның апасы әлеге эш буенча зыян күрүче булып бара.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160794/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле