«Күчтәнәчкә алып барган идек…»

Дубайга очканда  таможняда Сабировларның 6 литр самогонын алып калганнар.

Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе Дубайдан ялдан кайткан.

Миләүшә чемоданнарын бушатканда ике ел элек Дубайга очканда булган вакыйганы да искә төшергән.

«Минем чемоданга кыйммәтле әйберләремне салу гадәтем бар иде. Хәзер алай эшләмим. Чөнки бер тапкыр минем чемоданымны ачып тикшергәннәр. Эченә кызыл белән «тикшерелгән» дип язылган иде. Бер танышымның акчалары, Русиядән алып барган икралары юкка чыкты. Әйберләр шулай югала, аларны кемдер урлаган икәнне дә дәлилли алмыйсың.

Моннан ике ел элек Дубайга очканда исә таможняда 6 литр самогоныбызны алып калдылар. Без аны бер кешегә күчтәнәч итеп алып барган идек», – дип сөйли Миләүшә.

Бу көннәрдә яңадан чемодан җыясы була икән, чөнки 2 февральдә Данир Сабировның Мәскәүдә концерты булачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-01-24/k-cht-n-chk-alyp-bargan-idek-4094955

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле