Алия Төхвәтуллина: «Әни булу мине үзгәртте»

Елның беренче көннәрендә җырчы Алия Төхвәтуллина Уфада тәүге сольный концертын куйды. Инде Казанда февральдә булачак концертларына да билетлар бик тиз арада сатылып беткән.

Шуңа күрә җырчы мартка өстәмә концерт көне алган. Әле күптән түгел генә әни булган Алия ныклап торып иҗат итә башлачакмы? Әлеге концертларына нинди өмет баглаган? Болар турында җырчының үзеннән сорадык.

— Алия, Уфадагы концертың уңышлы узды дип беләм. Кечкенә бала белән мондый зур эш башкарып чыгарга курыкмадыңмы? Балама игътибар кимер, дип шикләнмәдеңме?

— Курыктым, борчылдым, әлбәттә. Улыбыз безнең белән булыр дип уйлаган идек, ләкин тешләре чыгу сәбәпле, концерт алдыннан берничә көн температурасы күтәрелеп торды. Шуңа күрә әти-әнием Алим белән өйдә, Чишмәдә калдылар. Улыбыз авыргач бик кыен булды. Ришатка рәхмәт, ул һәрвакыт янымда булып, көч биреп, бар да яхшы булыр, дип торды.

— Әгәр ялгышмасам, берничә ел элек Казанда да сольный концерт эшләгән идең. Алдагысыннан аермалы буларак, монысында сәхнәгә нинди Алия чыкты?

— Әлбәттә яңа Алия чыкты. Чөнки репертуарым да яңа җырлар белән тулыланды, сәхнә бизәлешен дә үзенчәлекле итеп эшләдек. Соңгы вакытта миңа күпләр: “Син әни булгач, тагын да камилләштең, тавышың да, тыш-кыяфәтең дә үзгәрде”, — диләр. Шуңа күрә Казан тамашачысы да киләсе концертларда башка, үзгәргән, камилләшкән Алияне күрәчәк.

— Концерт программасын әзерләгән вакытта Ришатның ярдәме ни дәрәҗәдә зур булды?

— Бу концертны куярга тәкъдим итүче дә, һәрвакыт ярдәм кулын сузучы да Ришат иде. Алар Илгиз (Ришат Төхвәтуллиның концерт директоры, сеңлесенең ире – Автор) белән һәрвакыт: “Сиңа ел саен сольный концерт куярга, башка шәһәрләргә дә чыгарга кирәк”, — дип әйтә килделәр. Һәм шулай итеп мине үсендерделәр, канатландырдылар. Финанс яктан да, рухи яктан да Ришатның ярдәме бик зур, әлбәттә.

— Казандагы концертыңа билетлар сатылып бетте, дип хәбәр иттең. Өстәмә концерт көне дә алгансың икән. Үзең мондый уңышка өметләнгән идеңме? Гомумән, киләчәккә планнарың нинди? Актив рәвештә иҗат итәргә планлаштырасыңмы? Әллә әлегә әни булу рәхәтен өстенрәк күрәсеңме?

— Казанда 16 февральдә буласы концертка билетлар яңа ел алдыннан ук беткән иде инде, Аллаһка шөкер. Яшермим, өметләнгән идем. Чөнки зал тутырып концерт кую артист өчен зур сөенеч. Шуңа күрә өстәмә концерт көнен билгеләдек. Ул 18 мартта, УНИКС концертлар залында булачак. Киләчәктә зур шәһәрләргә дә концертлар белән барырга планлаштырам. Тик хәзер үк түгел. Моның өчен Алимның бераз үсүе кирәк. Кечкенә баланы калдырып концерт куярга чыгып китү минем өчен бик авыр. Шуңа күрә әлегә биш шәһәрне генә сайладык. Әйе, тамашачылар бик күп шәһәрләрдән язалар, чакыралар. Минем өчен моны ишетү һәм белү бик зур куаныч.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160781/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле