Үзеннән яшьрәк егеткә кияүгә чыккан Гөлназ Сираева да соңгы арада виртуаль дуслары тарафыннан чамадан тыш игътибар тоядыр, мөгаен. Халык Гөлназга тормыш иптәше, алып баручы Илгиз Асылгәрәевкә кагылышлы сорауларны, вакыт-вакыт төртмәле комментарийларны юллап кына тора. Җырчы аларга җавап бирә-бирә арып та китмәдеме икән инде?
Бу юлы бер язылучысы Илгизнең эшләү-эшләмәве белән кызыксынган. Гөлназга салынып яши, дип уйладылармы икән?
«Бу яшь егет эшлиме соң? Әллә???» – дип сораган ул Гөлназдан.
Гөлназ Сираева, Илгизнең популяр алып баручы икәнлеген ассызыклап, аның сәхифәсенә кереп карарга киңәш иткән.
Тик: «Бу бит эш түгел. Күңел ачу гына. Берәр белеме бармы соң?» – дип, сораштыруны дәвам иткән бу язылучысы.
Алып баручылар! Сез, гомумән, эшлисезме ул? Бу бит – эш түгел, күңел ачу! Барыгыз, эшләгез!
Илгизнең дә, минем дә икешәр югары белемебез бар. Илгиз – юрист. Эш тәҗрибәсе дә бар. Икенче дипломы буенча – режиссер. Мин мәдәният институтының вокал-хор бүлеген тәмамладым. Икенче белемем – психолог-консультант, – дип җавап кайтарган бу сүзләргә җырчы
чыганак: https://intertat.tatar/news/bu-yas-eget-eslime-son-golnaz-siraevany-ire-turynda-sorap-aptyratalar-5870734 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday