«Моны аңлар өчен миңа беренче иремнән китәргә туры килде…»
«Бер ел элек икенче тапкыр кияүгә чыктым, ә ике атна элек икенчегә әни булдым. (Беренче никахтан улым бар). Бала тудыру йортыннан өйгә кайттым һәм үз бәхетемә ышана алмыйм тордым, чөнки беренче тапкыр барысы да башкача булды…
Беренче бала: чәчәге дә, себеркесе дә юк, ир машинасын да юмаган, пычрак, тузанлы машинада дәваханәдән килеп алды. Безне әтисе чормадан алып төшкән иске карават көтә иде, аңа 25 ел инде. Өйдә пычрак, җыештырылмаган. Беренче эш итеп мин баланы салдым да идәннәрне юа башладым, ә ул дуслары янына «бәби тәпие юарга» китте…
Икенче ирем: фатирны җыештырган, бөтен җирне юган. Балаларга урын-җир япмаларын үтүкләп җәйгән, машинаны юган, үзе дә, улымны да матур итеп киендергән, чәчәкләр әзерләгәннәр. Бала янына төнлә бер генә тапкыр да тормадым әле. Мин кесарево алымы белән бәби таптым, ирем һәр ике-өч сәгать саен торып, миңа кызыбызны имезергә китерә. Ә иртән өлкәнен бакчага илтә, үзе эшкә бара.
Әгәр беренче иремнән китмәгән булсам, әле дә мине бернәрсәгә дә санамаган беренче ирем белән яшәр идем. Һәм мондый бәхетле тормыш барлыгын белмәс тә идем».
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-01-24/bar-ik-n-ul-b-het-kyzlar-4096204 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday