«Минвәли үлем түшәгендә ята икән, Вәсимәнең бәхиллеген алырга тели» дигән хәбәр яшен тизлеге белән авылга таралды. Бәхилләр микән Вәсимә Минвәлине?
Бу көнне Вәсимәнең иртәдән бирле эче пошты. Күңелен кая куярга белмәгән чакларда нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде аңа. Ак яулыгын артка бәйләде дә, балитәкле күлмәгенең чабуларын ыштан бөрмәсенә кыстырып, керләр юарга әзерләнде. Керләре дә инде: ике шәлъяулык, өстәл тастымалы белән йон оекбашлар. Кызы Саибә әнисенең керләрен бер дә тотмый, килә дә җыеп китә. Аллага шөкер, Саибәләр елга аша гына торалар. Көненә бер тапкыр булса да әнисе янына килмичә калмый ул. Уңды Вәсимә кызыннан, дүрт баладан исән калган бердәнбер сабые бит ул аның. Ирен сугышка озатканда йорт тулы бала-чага тавышы булса, ул кайтыр алдыннан Саибәсен кочаклап, салкын өйдә утырып калды. Сугыш туктагач, тормышлары җайланып, әкрен генә тернәкләнә дә башлагандай булды. Ире Минвәли тракторга утырды, ә Вәсимә бозаулар карады.
Җырлады, керләрен уыштырып-ышкыбрак алды да «шулай инде» дип авыр сулап куйды. Беравык билләрен турайтып, тәрәзәдән урамга карап торды.
Зөбәрҗәтләр турысында ниндидер аерым җанлылык күренә. «Балалары кайткандыр, Саибәне туганнары белән күрешергә кертергә кирәк. Әтисенең дә хәлен белешер», – дип уйлап алды. Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт, и-и-и, нинди генә асылташлардан булдың соң син, Зөбәрҗәт?.. Кай җирләрең белән генә караттың Минвәлиемне?
Зөбәрҗәт – абруйлы тракторчы. Барлык тракторчыларны сугышка алып бетергәч, районда хатын-кызлар өчен тракторчылар курслары ачтылар. Авылдан Зәйтүнә белән Зөбәрҗәтне сайладылар. Минвәли дә – тракторчы. Ул елны алар Кече елгадан үтеп, Күтәмә юлындагы ерак кырда җир сөрделәр, куна-төнә яттылар. Егетләре сугыштан кайтмый калган, ирле булырга инде өметләре дә сүнгән кызларның берсе иде Зөбәрҗәт. Инде карт кыз хәленә калган кызның ирле булу теләген аңлап та булыр иде дә… Вәсимәнең Минвәлиенә үк үрелер дип кем уйлаган? Башкалар уйласа да, белсәләр дә, авыл буйлап гайбәтләр таралса да, аның башына бер генә дә андый уйлар килмәде. Ул турыда уйланып торырга вакытлары да юк иде шул. Бозау фермасы белән йорт арасында йөри-йөри, ире белән күрешерлек, сөйләшерлек тә хәле калмый иде. Кемнәрдер әнә хәлен дә тапкан, җаен да тапкан. Вәсимә иренең Зөбәрҗәттә торып калганын да сизмәде. «Якуп абзый, Минвәлине кунарга да кайтармыйсызмыни?» – дип, бригадирга барды ул. «И бала, бала, ирең Зөбәрҗәт өендә тора бит, шуны да белмисең. Кызыңны сакла, сез хәзер икәү генә», – дип, һушларын алды бригадир.
Һәр тәрәзә төбе саен гөлләр утыртты Вәсимә. Тамчылы гөлләр үстерергә яратты ул. Алар аңа тамарга торган күз яшьләрен хәтерләттеләр. Шуңа да башка гөлләрне сөймәде, өенә дә кертмәде. Тәрәзә турысыннан бер шәүлә үтеп китте. Кем булыр бу? «Танып та өлгермәдем», – дип, пошаманга төште Вәсимә. Минвәли киткәннән соң, аның сәер бер гадәте барлыкка килде: каршы якта аларга чалу гына торган йортны күзәтә торган булды ул. Сөйгәненең адымнарын әллә кайлардан ишетеп, койма ярыкларыннан карау дисеңме, урамнан үтсә, аяк атлауларыннан танып алып, тәрәзә пәрдәсенең читен күтәрә төшеп, күз карашлары белән озатып калулар дисеңме… Аны берничә көн күрмичә торса, бөтенләй авыруга сабыша иде бичара хатын. Ул гына яшәсен, исән-сау була күрсен, дип догалар укуларны әйткән дә юк инде. Шулай урланган бәхетенең кечкенә генә кисәген урлап, шуның җылысында яши-яши гомерләре үтеп тә киткән икән бит.
Ел да бала тапты Зөбәрҗәт. Балага күмде, коендырды Минвәлине. Рәхәтләнсен, Саибәсен сагынырлык булмасын, диде бугай. Саибә әтисен юксынырлык булмады анысы. Балта сабы, көрәк сабы сынса да әтисенә йөгерттерде Вәсимә. Кәҗәләре бәрәнләгәч, анасыннан аерыр өчен аран кирәксә дә, ауган койма рәтләтергә дә Минвәли чакырулы булды. «Мин үләрмен, синең алардан башка беркемең дә юк. Гомер озын, юл ерак. Яшәр өчен туганнар кирәк», – дип, Саибәне кунарга да җибәрә иде каршы яктагы йортка. Авылда Вәсимәне күпләр аңламады, ә аның аңлатасы да, акланасы да килмәде. Вәсимәнең үз кануннары, үзе чыгарган карарлары бар иде.
Ишек келәсе күтәрелеп төшкән тавыш ишетелде. «Вәсимә апа, сезне әти чакыра», – диде дә, ничек керсә, шулай шыпырт кына чыгып та китте Зөбәрҗәт кызы. Менә кем булган икән теге шәүлә… Чакыра диме? Минвәли!!! Вәсимәнең аяк буыннары тотмас булды, әкрен генә идәнгә чүкте. Сабынлы куллары белән башын тотып утырган җирдән Саибәсе айнытты аны. «Нигә генә шул керләргә тотындың инде, әни, юар идем әле», – дия-дия, караватка яткырды.
– Халисәне күрдем, әни, керәсеңме соң? – Хәл алгач, кызым, хәл алгач, – дип пышылдады Вәсимә.
Менә нинди икән ул Зөбәрҗәт йорты. Бөтен җирдә дә ирләр кулы барлыгы күренеп тора: бар да төзек, каккан казыгы да, кадагы да нык. Баскыч идәннәрен шыгырдатып, өй эченә үтте Вәсимә. Әнә түрдә, тимер караватта ята аның бахыры. Тәрәзә буендагы урындыкта зәңгәр яулыгын ияк астына кадәр китереп бәйләгән көндәше утыра. Өй эче ярым караңгы, тәрәзә төпләрендә гөлләр дә күренмәде. Минвәли бик бетерешкән, ябыккан.
– Зөбәрҗәт, чыгып тор әле. Вәсимәгә әйтәсе сүзем бар.
Зөбәрҗәт кузгалып куйды. Аннан көн дә кия торган карасу күлмәгенең итәкләрен сыпырып, торып басты. Аз гына икеләнеп торганнан соң ишек төбенә килде, тукталып, Вәсимәгә яны белән борылды.
– Чыксаң, чыкмасаң, сине көтеп торырга минем вакытым юк инде, – диде хәлсезләнгән ир. Вәсимә, элекке заманнардагы кебек төбәлеп, Минвәлинең күзләренә карады. Менә очраштылар да… Әйтер сүзләре бармы соң бер-берсенә? Җаның чыгарга санаулы минутларың калгач, Вәсимәңне исеңә төшердеңме? Күзләреңнең төсе дә сыекланган, сакал да баскан. Картайгансың шул…
– Вәсимә, чәчләрең синең дә агарган, үзеңә ак төс бигрәкләр дә килешә икән. Күз карашларың гына элеккечә калган…
Картның сулыш алулары ешайды:
– Зөбәрҗәт, ишетәсең булса, ишет инде… Вәсимә, минем вакыт җитте… Бәхиллә мине. Кичер мине, зинһар, – диде, телен көчкә әйләндереп.
Өйдә тынлык урнашты. Бары тик стенадагы сәгать кенә текелдәвен белде.
– Шуны бел, җаным: мин Зөбәрҗәт белән тордым, синең белән яшәдем, Вәсимә-ә… Картның соңгы сүзләре пышылдап, бер сулыштан гына әйтелсә дә, кайтаваз булып һавада озак яңгырап торды. Вәсимә, мамыкка әверелгән аякларын көчкә тыңлатып, аягүрә басты, соңгы тапкыр авыр керфекләрен күтәреп, Минвәлигә карады, калтыранган кулы белән юрган аркылы аның аякларына кагылды. «Бәхил, бәхил» сүзләре ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты, күкрәк турысында кысылып калып, ниндидер ыңгырашуга охшаган иде. Тик өйдәгеләргә бар да аңлашылды. Өй эче дә ниндидер бер кодрәтле көч белән яктырып киткәндәй тоелды.
Минвәлине җирләгән көнне иртәдән бирле яңгыр яуды. Җеназасын күтәреп киткәндә Вәсимә, гадәттәгечә, тәрәзәдән карап калды. Китте, мәңгелеккә китте!.. Үзе белән Вәсимәне яшәткән бәхет кисәген дә алып китте… Нинди бәхетле булган Вәсимә! Сөйгәнен һәр көнне, хәтта көненә берничә тапкыр да күрә иде бит ул…
Дөньяда яшәүнең мәгънәсен тапмады карчык. Ашаудан калды, аяклары йөрмәс булды. Сабыр яшәде, сабыр гына китеп тә барды. Саибә туганнары белән әтисенең кырыгын үткәргән көнне карчык тыныч кына бакыйлыкка күчте.
Алсирә Мөхәммәтҗанова. Чаллы
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160994/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday