Блогер Гүзәл Хөснетдинова мәеткә маникюр ясаган?

Төрле шоулар оештыручы блогер Гүзәл Хөснетдинова укучылары белән бергә моргтагы мәеткә маникюр ясаган. Блогер шул рәвешле балачак хыялын тормышка ашырган.

Моргтагы мәетнең тырнакларын буяу – Гүзәл Хөснетдинова биреме булган. Гүзәл үзе Чистайдан.

Шоуда катнашучылар үлгән хатынга маникюр ясарга тиеш була. Гүзәл үзе дә аларга кушылган, моны үзенең балачак хыялын тормышка ашыруы дип аңлаткан. Проект өчен ул Липецкидагы шәхси моргларның берсен сайлаган. Бу бирем вакытында ике катнашучының хәле начарланган.

Гүзәл үзен «Ут хатын» дип атый. Ул 2021 елда чыгарган җәнҗалы белән танылды. Ул вакытта Хөснетдинова үзенең язылучыларын кабер казырга һәм анда 1 сәгать ятарга чакырды. Ул вакытта Татарстан Прокуратурасы блогер хатынга карата тикшерү оештырды.

Шунысы игътибарга лаек, ул проектта авыл егете Равил Закиров җиңде, ул хәзер блогер булып китте, җырын яздырды. Ул вакытта каберне аңа әтисе казыган иде, ул бераздан яман шештән вафат булды.

чыганак: https://t.me/lightchistopol/3229

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле